news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уралда яшәүче меңләгән кеше Свердловск өлкәсе Сабан туенда катнашты

Июнь аенда төбәкнең 39 шәһәре һәм бистәсендә Сабан туйлары узган.

Уралда яшәүче меңләгән кеше Свердловск өлкәсе Сабан туенда катнашты
tatar-congress.org

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Уралда яшәүче меңләгән кеше Свердловск өлкәсе Сабан туенда катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

"Свердловск өлкәсендә уза торган Сабантуй үзенең күпмилләтле бәйрәм булуын раслады. Бу хакта төбәк губернаторы урынбасары Азат Салихов әйтте", диелгән хәбәрдә.

Өлкә Сабан туеның мактаулы кунаклары буларак Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Корылтай Җыены рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов катнашты.

“Свердловск өлкәсендә Сабантуйны яраталар һәм күпмилләтле дөньябыз белән зурлап уздыралар. Июньдә төбәкнең 39 шәһәре һәм бистәсендә Сабан туйлары узды. Өлкә Сабан туе традиция буларак Урта Уралда яшәүче төрле халык вәкилләрен җыя. Бу төбәктә көчле милли сәясәт алып барылуын, этникара мөнәсәбәтләрнең хөрмәткә нигезләнүен һәм җәмгыятьтә тынычлыкның ныгуын тагын бер кат раслый”, - диде Азат Салихов.

Быел Кадниковода узган өлкә Сабантуенда 15 ихата тәкъдим ителгән иде. Алар Уралда яшәүче төп халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте белән танышырга, милли ризыклар белән сыйланырга, традицион һөнәрләрне өйрәнергә, иҗат коллективлары чыгышларын карарга мөмкинлек бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100