news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уралда татар атамалары турында хезмәт авторы Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителде

Свердловск өлкәсендә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә Илдус Хуҗинны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәргә кирәк дигән тәкъдим яңгырады.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 12-16 ноябрь көннәрендә Свердловск өлкәсендә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында, шул төбәк язучысы Илдус Хуҗинны Татарстан Язучылар берлегенә кертергә дигән тәкъдим булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге киңәшчесе, “Урал татарлары” конгрессы идарә рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина хәбәр итте.

Әңгәмәдәш Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә Свердловск өлкәсенә Ләбиб Лерон, Рифә Рахман, Нәбирә Гыйматдинова кебек танылган татар язучылары делегациясе барганлыгын билгеләп үтте. Алар өлкәнең унбер татар авылына барып, очрашулар үткәргән. Бу очрашуларда Свердловск өлкәсе язучылары да катнашкан. Илдус Хуҗин шундыйлардан. “Аны Татарстанда да беләләр, әсәрләре “Казан утлары”нда басыла. Илдус Хуҗинның тарихны өйрәнеп язган Урал төбәгендә татар атамаларына багышланган зур хезмәте бар. Фикер алышулар барышында язучыны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәргә кирәк дигән тәкъдим яңгырады. Бу тема өстендә эшләргә уйладылар”, – диде Фәвия Сафиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100