Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уралда мәктәп укучылары социаль челтәрләрдәге “үлем төркемнәре” турында сериал төшерә
Сериал тамашачыларны өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән аралашуда проблемалары булган 15 яшьлек Женя исемле кыз белән таныштыра.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ») Екатеринбург балалар “Галилей” киностудиясе укучылары “Ловушка для китов” кинопроектының беренче сериясен тәкъдим иткән. Яңа сериал балаларны үз-үзләренә кул салуга этәрә торган социаль челтәрләрдәге ябык төркемнәр проблемасына багышланган, дип хәбәр иткән студия укытучысы, сериал сценариясенең авторы Варвара Брылина. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Варвара Брылина әйтүенчә, укучылар “үлем төркемнәре” турында сериал төшерергә үзләре тәкъдим иткән. “Алар еш кына үз-үзләренә кул салучы сыйныфташлары, яшьтәшләре турында сөйли. Мәсәлән, дәрес вакытында мәктәптән чыгып киткән һәм күп катлы йорттан ташланган малай турында сөйләгәннәре гаҗәпләндерде,─ дип аңлаткан студия укытучысы.
Брылина сериал тамашачыны 15 яшьлек Женя исемле кыз белән таныштырачак дип өстәгән. “Без яшьләрне куркыныч янавы турында кисәтергә, үз-үзенә кул салу теләге белән ничек көрәшергә икәнен сөйләргә телибез,─ дип искәрткән ул. Мәктәп укучылары командасы төшергән сериал биш сериядән торачак. “Хәзер без икенче сериянең сценариен язу белән мәшгуль. Беренче чыгарылышны социаль челтәрләрдә инде карап була. Тиздән видеоканал да булдырачакбыз. Сериалны җирле телевидениеден дә күрсәтерләр дип ышанабыз”,─ дип уртаклашкан Брылина.
Свердловск өлкәсенең балалар хокуклары буенча вәкиләтле вәкил Игорь Мороков әйтүенчә, ул “Ловушка для китов” фильмының беренче сериясен инде күреп өлгергән һәм проектны хуплый. “Мин моңа уңай карыйм. Әлеге тема турында өлкәннәр генә уйланырга тиеш түгел. Яшьләрнең әлеге процесска үзләре кереп китүе, аның турында яшьтәшләре телендә сөйләүләре әһәмиятле. Бу вәзгыятьтән чыгу юлларын күрсәтүгә юнәлгән анык иҗтимагый-педагогик технология булырга тиеш”,─ дип сөйләгән Мороков.
Әңгәмәдәшче яшьләр мохитендә киберкуркынычсызлык һәм экранга карата бәйсезлек проблемасына караган волонтёрлык хәрәкәтенең яңа юнәлеше үсеш алуын билгеләп үткән. Аның күзәтүләрен Ханто-Мансийск автоном төбәге губернаторы Наталья Комарова раслый. Ул регионда кибердружиналар туплау турында хәбәр итте.
“Без әлеге проектны экстремизмга каршы эшчәнлек өчен уйлап тапкан идек. Ләкин, февральдә төрледән төрле ресурсларда дөньядан ничек китү турында мәгълүмат таралганнан соң, без моны эшчәнлек өчен тагын бер юнәлеш икәнен аңладык. Мәcьәләне аңлау һәм яшүсмерләр белән нинди телдә сөйләшергә кирәклеген белү һәм аларга аны кызыклы итү кирәк”,─ дип аңлаткан Наталья Комарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз