news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уралда китапханәчеләрне татар мәдәниятен һәм тарихын таныту бәйгесенә чакыралар

Бәйге 2020 елның 1 декабренә кадәр дәвам итә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсендә китапханәчеләр өчен Татарстан Республикасы тарихын һәм татар халкы мәдәниятен таныту буенча өлкә бәйгесе уздырыла. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсенең «Свердловск өлкәсе милләтара китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра.

Бәйгедә Свердловск өлкәсенең муниципаль китапханәләре һәм өлкәдәге татарча белем бирү компоненты булган мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала.

Бәйге 2020 елның 8 июненнән 1 декабрендә кадәр узачак. 30 октябрьгә кадәр электрон почтага эшләр кабул ителә, 15 ноябрьгә кадәр жюри эшләрне тикшерәчәк һәм нәтиҗәләр ясаячак, 1 декабрьдә бәйгенең җиңүчеләрен игълан итәчәкләр һәм бүләкләячәкләр.

Бәйгедә катнашу өчен материаллар (гариза, бәйге эше һәм аңа өстәмә материаллар) konkurs@somb.ru электрон почтасына кабул ителә. Хат темасында «ТАССР төзелү 100 ел тулуга багышланган бәйге» дип күрсәтергә кирәк. 


В Конкурсе могут принимать участие специалисты муниципальных библиотек Свердловской области и библиотек

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100