news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уралда беренче тапкыр татар күн сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла

31 июльдә 16:00 сәгатьтә Свердловск өлкәсе О. Е. Клер исемендәге төбәкне өйрәнү музеенда «Күн мозаикасы сәнгате» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлый. Ул Татарстан Республикасының Милли музее белән берлектә оештырыла. Бу – Урал халкы өчен Казан чигүле күн сәнгатенең тулы тарихын — халык һөнәрчелегеннән алып заманча дизайнерлык эшләнмәләренә кадәр күзаллау өчен уникаль мөмкинлек, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Экспозиция нигезендә «казан җөе» техникасы ята. Нәкъ менә әлеге техника татар осталарын дөньяга танытты. Экспозициядә XIX гасыр классик үрнәкләре — аяк киеме җитештерү күләме елына өч миллион парга җиткән чор; 1920-нче еллар кооператив артельләре; «Спартак» комбинаты продукциясе; шулай ук 1960-нчы елларда Арча милли аяк киеме фабрикасында борынгы техникаларның яңарышы чоры иҗаты урын алачак.

Күргәзмәдә буыннар дәвамчанлыгына аерым игътибар бирелгән. Биредә тире эшкәртүнең онытылган алымнарын 1960–1970-нче елларда яңадан торгызган Софья Кузьминых эшләнмәләрен, шулай ук аның кызы Светлана Гарбузова, Әлфия Замилова, Наилә Кумысникова һәм ХХ гасырның икенче яртысында яшәп иҗат иткән башка осталарның эшләрен күрергә мөмкин булачак. Заманча юнәлешне «Сәхтиан» һәм «Lusi» брендлары дәвам итә. Алар традицион техниканың актуаль трендларга үрелеп баруын күрсәтә.

Экспозициянең шактый өлешен костюмнарга багышланган бүлек били. Тарихи, сәхнә һәм заманча кием-салым «казан җөе» элементларының бәйрәм һәм көндәлек образларда, эстрада костюмнарында һәм дизайнер коллекцияләрендә нинди мөһим деталь булуын тасвирлый., диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot