news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Урал – яшәү территориясе» экспедициясендә катнашучылар чәкчәк пешерде һәм калфак текте

«Урал – яшәү территориясе» экспедициясендә катнашучылар чәкчәк пешерде һәм калфак текте
Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсенең 11 көллияте һәм техникумы студентлары «Урал – яшәү территориясе» өлкә туристлык-туган якны өйрәнү экспедициясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 июньнән 7 июньгә кадәр студентлар төбәкнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче татар, башкорт, мари халыкларының мәдәнияте белән танышты.

Экспедициядә катнашучылар Михайловск муниципаль берәмлеге һәм Красноуфимск муниципаль округы территориясендә булдылар, анда татар халкының гореф-гадәтләре белән якыннан таныштылар.

Әрәкәй авылында балалар үз куллары белән чәкчәк пешерде һәм милли хатын-кыз баш киеме – калфак текте. Аннары кунаклар Уфа-Шигере авылында мәчет бизәлешен карады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot