news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал төбәгендә VII Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды

«Россиянең төрле төбәкләреннән, барлыгы 40тан артык үз җирлек тарихын өйрәнүчеләр бер мәйданга җыелды, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты», - диде Флюра Абдуллина.

Урал төбәгендә VII Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды
Флюра Абдуллина

26 сентябрь - 5 октябрьдә Урал төбәгенең шәһәр һәм авылларында VII Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы оештырылды.

Форум Пермь шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре белән ачылды. Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессының туган якны өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов җитәкләде. «Россиянең төрле төбәкләреннән, барлыгы 40тан артык үз җирлек тарихын өйрәнүчеләр бер мәйданга җыелды, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Серов шәһәрендә шәхесләрнең татар мәдәниятенә керткән өлешләре турында түгәрәк өстәл узган. Серов һәм Екатеринбург шәһәрләрендә бер төркем татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилнең бюстына һәм һәйкәленә чәчәкләр салган. Екатеринбургның шәһәр мәдәнияте үзәгендә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең форумы да узган. Каменск-Уральск шәһәренең мәчет имамы Илдар Сафин исә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен Коръән ашы үткәргән.

«Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәк Тамак авылында мәктәпнең йөз еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада катнашты. Мәктәп диварына беренче директоры Җамалетдин Камаловка мемориаль такта ачылды. Ул – Альберт Борһановның бабасы. Тантанада рәсми вәкилләр, мәктәптә төрле елларда эшләгән укытучылар, авыл халкы җыелган иде», - диде ул.

Татар зыялысы Җамалетдин Камаловка мемориаль тактаны рәссам-архитектор Валерий Хәмитов эшләгән. Биредә уздырылган конференциядә танылган галим Альберт Борһановның «Татары Уральского региона: история и современность» дигән китабы тәкъдим ителгән.

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Троицк шәһәрендә борынгы мөселман зиратына тукталыш ясаган. Дин әһеле, ишан Зәйнулла Рәсүлев кабере янында җирләнгән олуг шәхесләр рухына дога кылынган, соңрак конференция узган.

«Троицк шәһәре мәчете имамы Данис Әхмәтшин шәхесләр җирләнгән урыннарны күрсәтте, аларның эшчәнлеге хакында сөйләде. Тарихка күз салсак, ХIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында Троицк шәһәрендә татар тормышы кайнап торган. 1911 елда сәүдәгәр Яушевлар төзеткән биналар сакланган. Кызганыч, Яушевларның сәүдә йорты ташландык хәлдә», - диде Флюра Абдуллина.

Делегация Троицк шәһәренең истәлекле урыннарында булган. «Рәсүлия» мәдрәсәсенең ишеген ачып керергә дә насыйп булды. Заманында бу шәһәргә сәламәтлеген ныгыту өчен Габдулла Тукай килгән була. Бөек шагыйрьгә һәйкәл куелган. Соңыннан конференциядә татар зыялылары эшчәнлегенә багышланган чыгышлар ясалды. Биредә дә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге турында презентация ясадым. Чыгышым ахырында Тукай портретын Троицкидагы китапханәгә тапшырдым», - диде ул.

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Чиләбе шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 81 мәктәбендә төгәлләнгән. «Биредә дә Россиянең төрле җирләреннән 40тан артык төбәкне өйрәнүчеләр чыгышлар ясады, саллы фикерләре белән уртаклашты. Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессының төбәкне өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе, танылган галим Альберт Борһанов җитәкләде. Ул үз чыгышында форумда яңгыраган чыгышлар басма буларак та нәшер ителәчәген җиткерде», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

  • Урал төбәгендә булган конференциядә чыгыш ясаучыларга рәхмәт хатлары, медальләр тапшырылган. Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр нәтиҗәле форумны оештырган галим Альберт Борһановка рәхмәтен җиткергән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100