news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал театры гимнасткалар - дүрт бертуган Нәҗметдиновалар турында спектакль әзерли

Урал театры гимнасткалар - дүрт бертуган Нәҗметдиновалар турында спектакль әзерли
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

Свердловск дәүләт академия музыкаль комедия театры «Очыш» («Полет») мюзиклын куячак. Ул легендар гимнаст бертуганнар Нәҗметдиноваларга багышлана. Премьера 14 декабрьдә була. Бу хакта Татарстан Республикасының Сверддловск өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу проектның үзенчәлеге шунда ки, ул, гомумән, дөньяда нәфис гимнастика турында беренче спектакль, өстәп әле мюзикл», — дип билгеләп үтте театр җитәкчесе һәм мюзиклның режиссер-куючысы Филипп Разенков ТАСС агентлыгының Урал төбәге үзәге матбугат конференциясендә.

Спектакльнең музыка авторы — Урал композиторы Евгений Кармазин.

Бертуган Нәҗметдиновалар — Свердловскида (хәзерге Екатеринбург) туган. Дүрт бертуган кызның олысы Лилиягә Советлар Союзында беренче булып нәфис гимнастика буенча спорт мастеры исеме бирелә. Ул Европада Штутгарт гимнастика конгрессы, Брюссель Бөтендөнья күргәзмәсендә яңа спорт төрен беренче булып (1958) күрсәтә. Софиядә беренче халыкара ярышларда җиңүче була (1960). 1965 елда Прагада дөнья чемпионатында спортчы предметлар белән күнегүләрдә бронза медаль яулый. Лилия Нәҗметдинова — дүрт тапкыр СССР чемпионы.

Кызларның икенчесе — Розалия ике тапкыр СССР чемпионы була. Өченчеләре — Әлфия 1971 елда тасма белән күнегүләр ясауда дөнья чемпионы исемен яулый, шулай ук аның хисабында дөнья беренчелегендә алган көмеш һәм ике бронза медаль. Кызларның иң кечесе Ильмира — СССРның спорт мастеры һәм «Хезмәт резервлары» ярышлары чемпионы, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100