news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урал татарлары Татарстанның 100 еллыгына күргәзмә оештыра

Күргәзмәдә Татарстан һәм Урал төбәгенең хезмәттәшлегенә багышланган тарихи һәм хәзерге фотографияләр тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге Екатеринбургта «Татарстан — Урал, һәрвакыт бергә! Урал татарлары Татарстанның 100 еллык юбилеена» дип аталган күргәзмә оештыра. Ачылыш 25 августта, 13:30 сәгатьтә Сакко и Ванцетти урамы, 24 йортта булачак. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы һәм Урал төбәгенең хезмәттәшлегенә багышланган тарихи һәм хәзерге фотографияләр тәкъдим ителәчәк.

1996 елның 25 маенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев указы белән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырыла. Әлеге дәүләт органы 20 елдан артык Уралдагы төбәк вәкиллеге функцияләрен башкара.

Бүген Татарстан һәм Урал төбәге арасында ышанычлы хезмәттәшлек һәм дустанә мөнәсәбәтләр булдырылды. Икътисад, фән һәм техника, гуманитар һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек уңышлы үсеп килә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot