news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал татарлары татар кухнясы фестивален оештырды

Ул татар аш-су остасы, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Екатеринбургта традицион Татар кухнясы көне булып узды. Ул татар аш-су остасы, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды, дип яза "Урал татарлары" сайты.

Екатеринбургта традицион Татар кухнясы көнен Татарстанның Даими вәкиллеге Свердловск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм өлкәнең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы ярдәмендә оештырган. Екатеринбургның җәмәгать туклану оешмалары да бу эшкә кушылган.

Шундый ук чара Свердловск өлкәсендә 2012-2017 елларда да актив үткәрелеп килгән.

Фестиваль кысаларында һөнәри уку йортлары арасында бәйге оештырылган. Бәйге шартларында әйтелгәнчә, бәйге нәтиҗәсендә җиңүчеләр Казанга коллегалары янына тәҗрибә уртаклашырга бара. Беренчел сөйләшүләр буенча, ул быел 9-12 майга планлаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100