news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Урал татарлары” сайты “Туган авылым” дигән фотоконкурс игълан итә

Фотоларның сюжеты авыл тормышы, аның кешеләре һәм табигате белән бәйле булырга тиеш.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). “Урал татарлары” сайты “Туган авылым” дигән фотоконкурс игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә

Фотоконкурста “Туган авылым” темасына төрле жанрдагы фотосурәтләр кабул ителә. Фотоларның сюжеты авыл тормышы, аның кешеләре һәм табигате белән бәйле булырга тиеш. 

Һәр фотографиягә авыл (өлкә, район, нигез салыну датасы, авыл тарихындагы төп мизгелләр, элек һәм хәзерге халык саны, йортлар саны, район үзәгеннән ераклыгы, үсеш перспективалары) турында тарихи белешмә язу сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot