news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урал татарлары Габдулла Тукай туган көненә яңа конкурс игълан итә

Конкурс Габдулла Тукай иҗаты белән якыннан танышу максатыннан оештырыла.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). "Урал татарлары" сайты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган яңа конкурс игълан итә. Конкурс “Габдулла Тукай әкиятләре – Габдулла Тукай шигырьләре” дип атала һәм анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта “Урал татарлары” сайты хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен, Габдулла Тукайның шигырен яттан сөйләп видеоролик яздырырга кирәк. Конкурста коллектив белән дә катнашырга була. Төп приз - 5000 сумлык сертификат. 

Конкурс Габдулла Тукай иҗаты белән якыннанрак танышу максатыннан оештырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot