news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Урал сандугачы – 2026» конкурсы быел унсигезенче тапкыр уздырыла

«Урал сандугачы – 2026» конкурсы быел унсигезенче тапкыр уздырыла
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Урал сандугачы – 2026» конкурсы быел унсигезенче тапкыр уза. Бу елны бәйгедә Свердловск, Төмән, Курган, Чиләбе, Новосибирск, Кемерово өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Манси автоном округыннан, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан килгән татар моңын сөючеләр катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче онлайн турда катнашкан 270 кеше арасыннан жюри әгъзалары 217 кешене сайлап алдылар. Икенче тур конкурсы һәм Гала-концерт 4 апрель көнне Екатеринбург тирәсендәге Новоберезовский микрорайонында урнашкан «Современник» мәдәният сараенда узачак.

«Урал сандугачы -2026» конкурсын оештыручылар һәм гамәлгә куючылар: Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге, «Урал татарлары конгрессы» төбәк татар иҗтимагый оешмас». Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot