Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды
Анда 17 яшькә кадәр, 18-35 яшь, 35-65 яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 12-13 мартта Екатеринбург шәһәрендә «Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XV төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Анда Екатеринбург шәһәреннән Веларик Садыйков Гран-прига ия булды.
Бәйге «Уен коралларында уйнау», «Вокал ансамбльләр», «Вокал-уен кораллары ансамбльләре», «Ялгыз җырлау» номинацияләрендә узды. Анда 17 яшькә кадәр, 18-35 яшь, 35-65 яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XIV төбәкара конкурсында Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикалары вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз