«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Бәйгедә Гран-при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары һәм алдагы «Урал сандугачы» фестиваленең махсус приз ияләре катнаша ала.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 12-13 мартта Свердловск өлкәсендә Халык иҗаты йортында татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучылар арасында халыкара фестиваль-конкурс була. Фестиваль-конкурска гаризалар 5 мартка кадәр кабул ителә.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, фестиваль-конкурска солистлар һәм инструменталистлар — Гран-при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары һәм алдагы «Урал сандугачы» фестиваленең махсус приз ияләре чакырыла.