news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Урал моңы” фестивалендә Гран-прины Казахстаннан Расул Корбанов яулады

Абай Әмирханов исемендәге дипломга Ләйсән Галимова лаек булды.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). “Урал моңы” халыкара бәйгесендә Гран-прины Казахстаннан Расул Корбанов яулады. Җиңүчегә 250 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Фестивальдә ул уйгыр халкы музыкасы мәдәниятен тәкъдим итеп, “Вспомнишь ли ты меня” лирик җырын башкарды.

  • Расул Корбанов танылган “Дилдар” яшьләр төркеме катнашучысы.

Фестиваль концерты Башкорт дәүләт филармониясендә узды. Бәйгедә катнашучыларны Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Урал Иделбаев җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Абай Әмирханов исемендәге диплом һәм махсус призга Ләйсән Галимова (Башкортстанның Ишембай районы) лаек булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100