news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Урал" һәм "Рубин" командалары арасындагы бүгенге матч бер минут тынлык белән башлана

Футболчылар уенга Санкт-Петербургта һәлак булганнар истәлегенә матәм тасмасыннан чыгачак.

"Урал" һәм "Рубин" командалары арасындагы бүгенге матч бер минут тынлык белән башлана
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 6 апрельдә, Казанның "Рубин" футболчылары Россия кубогы ярышларының ярымфиналында Екатеринбургта җирле "Урал" командасы белән очрашачак. Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә старт алачак уенга футболчылар Санкт-Петербургта һәлак булганнар истәлегенә матәм тасмасыннан чыгачак. Уен бер минут тынлык белән башланачак. Бу хакта Екатеринбург клубының матбугат хезмәте җиткергән.

"Командалар Санкт-Петербург метросындагы шартлауда һәлак булганнар истәлегенә матәм тасмасыннан чыгачак", – дигән "Р-Спорт"ка "Урал"ның матбугат хезмәткәре Никита Медведевских. Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербург метросында 3 апрельдә булган шартлау аркасында 14 кешенең гомере өзелде.

Россия кубогының финалына чыккан беренче команда билгеле инде: кичә "Локомотив" футболчылары "Уфа" командасыннан өстен чыкты (1:0).

"Килешәм, бу – сезондагы мөһим матч. Җаваплылык зур. Чөнки кубок матчында тигез исәп була алмый. Ярымфинал матчы гына гына булса да, без аны финал буларак кабул итәбез", – дигән иде кичәге ачык күнегүләр вакытында "Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100