news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Урал кубогы" турнирының яшь көрәшчеләр арасында җиңүчеләре билгеле булды

Көн дәвамында яшь көрәшчеләр 7 авырлык үлчәвендә бил алышты.

(Кунгур, 11 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча "Урал кубогы" турнирының яшьләр арасында җиңүчеләре билгеле булды.

"Урал кубогы" өчен 17-18 яшьлек егетләр 55, 60, 65, 70, 80, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында бил алышты.

Яшьләр арасында чемпионнар – Фәннүр Кәшәфетдинов (Башкортстан), Альмир Деникеев (Пермь крае), Илназ Димиев (Татарстан), Айнур Кинзәбаев (Башкортстан), Азамат Сөбхангулов (Башкортстан), Нәсим Габидуллин (Татарстан), Газинур Шаһабиев (Татарстан).

Тиздән ир-егетләр арасында җиңүчеләр ачыкланачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100