Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Урал кубогы" өчен 109 көрәшче бил алыша
Кунгур келәмендә Россиянең 12 төбәгеннән яшьләр һәм ир-егегетләр көч сынаша.
(Кунгур, 11 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Пермь крае Кунгур шәһәре икенче ел рәттән Россиянең иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыя. 10-12 ноябрь көннәрендә шәһәрнең "Зәңгәр кит" физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында көрәш буенча "Урал кубогы" ярышлары уза. Быелгы ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән 100дән артык көрәшче катнаша.
Беренче елларда башка төбәкләрдә уздырылып, аннары эстафетаны Пермь яклары кабул итеп алган турнир быел инде икенче ел рәттән Кунгур шәһәрендә үткәрелә. Аңа кадәр 2013-2014 елда "Урал кубогы"н Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәре кабул итеп алган, ә 2015 елда бил алышулар Пермь шәһәренә күчкән иде.
"Урал кубогы" өчен 17-18 яшьлек егетләр 55, 60, 65, 70, 80, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында бил алышса, ир-егетләр 60, 65, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары үлчәүдә җиңүчеләрне ачыклый.
"Быелгы турнирда Пермь өлкәсенең ике командасыннан тыш, Татарстан, Башкортстан, Свердловск, Чувашстан, Марий Эл, Киров, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Мордовия һәм Оренбург көрәшчеләре бил алыша", - дип ачыклык кертте "Татар-информ" хәбәрчесенә ярышларның сәркатибе Азат Нурмөхәммәтов.
Фаворитлар рәтендә Татарстан, Башкортстан көрәшчеләре һәм хуҗалар атала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз