news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал федераль университетының Татар студентлары якташлыгы "Яшь хәбәрче" мәктәбен ачты

Университет мөгаллиме Рафаиль Исхаков татар студентларына татар журналистикасы тарихын, журналистика жанрларын өйрәтә.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университетының Татар студентлары якташлыгы журналист һөнәре осталыгына багышланган “Яшь хәбәрче” мәктәбен оештырган. Якташлыкның җитәкчесе Эльдар Борһанов хәбәр иткәнчә, дәресләрне университетның вакытлы матбугат һәм интернет-басмалар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рафаиль Исхаков алып бара.

Университетта татар студентлары якташлыгы бер ел элек пәйда булган. Аның максаты - яшьләрдә милли үзаң, милли мәдәнияткә һәм традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү. Атна дәвамында яшьләр һәр көнне укудан буш вакытта төрле очрашуларга, милли эчтәлекле дәресләргә, спорт ярышларына йөри. Әйтик, билбаулы көрәшкә өйрәнә, татар теле укый, “Фатирник” татар музыкаль-шигъри кичәләрен үткәрә. Быел ноябрьдән “Яшь хәбәрче” курсын ачканнар.

- Мин Урал федераль университетының журналистика факультетында укытучы, Свердловск өлкәсенең татар җәмгыяте вәкиле Рафаиль Лотфулла улы Исхаков белән таныштым. Безгә журналистика нигезләрен укытырга сорагач, ул каршы килмәде, шулай итеп “Яшь хәбәрче” мәктәбе ачылды, - дип сөйләде Эльдар Борһанов. – Атнаның һәр чәршәмбесе кич җыелабыз. Бу мәктәпнең максаты – төрле белгечлекләр буенча белем алучы безнең татар яшьләрен журналист һөнәре үзенчәлекләренә, вакыйгаларны күрә һәм яза белергә өйрәтү. Рафаиль Исхаков безгә журналистика теориясен аңлатты, татар журналистикасы тарихын сөйләде. Журналистика жанрларын өйрәнә башладык, уку елы азагына – 2018 елның апреленә кадәр мөгаллим безгә мәгълүмати, аналитик, әдәби-публицистик, сатира жанрларын аңлатачак. Екатеринбургтагы редакцияләргә дә барырга җыенабыз, шул исәптән Урта Урал татарларының 2002 елдан чыгып килүче “Саф чишмә” айлык газетасына да”.

Курс азагында татар яшьләре студентларның журналистика мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциясендә дә катнашырга планлаштыра. “Журналистика нигезләре курсы бездә язу, әдәби иҗат турындагы хыялларыбызны да тормышка ашырырга этәргеч бирер дип өметләнәбез. Минем үземдә дә күптәннән язучы булу теләге яши иде”, - ди Эльдар.

“Яшь хәбәрче” мәктәбендә укучы кыз Алисә Татар студентлары якташлыгының актив эшчәнлегенә уңай бәя бирә. “Татар якташлыгы безнең өлкәдә милли тормышка яңа сулыш өрде. Бу җәмгыять төрле проектлар тәкъдим итеп тора, яшьләрнең үз халкы мәдәнияте белән кызыксынуы сөендерә”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100