news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урал әдәбияты җырчысы Ирек Сабиров юбилеена әзерләнә

Урал әдәбияты җырчысы Ирек Сабиров юбилеена әзерләнә

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсенең Еманжелински шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрь Ирек Сабиров 23 апрельдә тууына 55 һәм иҗатына 35 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Биектау райо-нының Мәмдәл авылында укытучы-лар гаиләсендә алтынчы бала бу-лып дөньяга килә. Апа-абыйларына ияреп, сабый чактан ук җырлап, рәсем ясап, шигырь язып, гармун-да уйнап үсә. Мәктәпне алтын ме-даль белән тәмамлагач, әдәбият йә сәнгать юлы белән китәргә хыялла-на яшь егет. Ләкин әтисенең киңә-шен тыңлап, Казан химия-технология институтына укырга керә. Бе-ренче язган шигырьләре шул инс-титутның күп тиражлы «Кировчы» га-зетасында даими рәвештә чыгып тора. Институттан соң яшь белгечнең йә Мәскәүгә, йә Ленинградка китәргә мөмкинчелеге булса да, Ирек, роман-тика эзләп, Көньяк Урал җирләренә китәргә була.

1973 елда ул Чиләбе өлкәсенең Еманжелински шәһәрендәге “Сигнал-Полимер” заводына килеп урнаша. Яшь белгеч гади мастердан, зур хәрби заводның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә 1989 елда аны Еманжелински шәһәре хакимия-те башлыгы урынбасары итеп күчерәләр, бүгенге көндә дә ул шунда эшләвен дәвам итә.

Ирек Сабиров — Еманжелински татар-башкорт мәдәни үзәген оештыручы һәм озак еллар аны җи-тәкләүче милләтпәрвәр. Өстәвенә ул әле — рәссам, баянчы һәм җыр-чы да. Талантлы милләттәшебез инде җиде китап та чыгарып өлгерде: дүртесе (“Яшим”, “Аваз”, “Тормыш яме”, “Манзара”) - татар телендә, өчесе - рус телендә (“Люблю и верю”, “Сезон клубники и зарниц”, “Апрель”). Ирек Сабировның “Манзара” шигырьләр җыентыгы Казанда Татарстан язучы-лар берлегендә тикшерү үтеп, “Ки-тап" нәшриятында басылып чыкты.

Ирек Нәгыйм улы 2002 елны Бәләбәйдә үткәрелгән “Илһам чишмәләре” шигырь фестивалендә катнашып, икенче премиягә лаек булды. Танылган шагыйрь буларак, ул 2002 елдан Татарстан, ә 2003 елдан - Россия Язучылар берлеге әгъзасы да булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot