news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Урал батыры" балалар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Беренче өчлеккә 25, 15 һәм 10 мең күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылган.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Чиләбедә "Урал батыры" балалар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. Чиләбе өлкәсе башкортлары Корылтае хәбәр итүенчә, җиңүче исеменә Чиләбедән Вадим Баймурзин лаек булган. 
 
Егетләр атта да йөргән, җәя белән уктан да аткан - үзләрен төрле яктан сынап, "Урал батыры" исеменә лаек булуларын исбатлаган. 
 
Конкурста икенче урынны Ильяс Аллабердин, өченче урынны Акмал Кәримов яулаган.  Беренче өчлеккә 25, 15 һәм 10 мең күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылган.
 
Монннан тыш, барлык катнашучылар да төрле номинациләрдә бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot