news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Урал батыр” конкурсында биш укучы 4500 юллык дастанны тулысынча яттан сөйләгән

Башкортстанда 20нче тапкыр уздырылган әкиятчеләр һәм дастан сөйләүчеләр конкурсында барлыгы 48 ялгыз башкаручы һәм 20 фольклор коллективы катнашкан.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда “Урал батыр” яшь әкиятчеләр һәм дастан сөйләүчеләр конкурсының җиңүчеләре билгеләнде. Бәйге Бөрьян районында узды.

Инде 20нче тапкыр уздырылган бәйгедә республикадан барлыгы 48 ялгыз башкаручы һәм 20 фольклор коллективы катнашкан. Катнашучылар “Урал батыр” дастанын яттан сөйләгән һәм башкорт халкы әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәткән. 5 катнашучы 4500 юлдан торган “Урал батыр” дастанын тулысынча өйрәнгән.

Бәйгедә җиңүчеләрне 1-4, 5-7, 8-11 сыйныфлар арасында аерым-аерым билгеләгәннәр. Республика бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot