news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урал-батыр» башкорт эпосы якут телендә чыкты

Әлеге дастан якут телендә «Ураал Баатыр» дип атала.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «Урал-батыр» башкорт эпосы якут телендә дөнья күрде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Китап Якутскида Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) башлангычы белән «Халыкларның эпик ядкарьләре» проекты кысаларында нәшер ителгән. Әлеге дастан якут телендә «Ураал Баатыр» дип атала. Басманың тиражы — 1000 данә.

«Борынгы мифларны үз эченә алган, чын мәгънәсендә башкорт әдәбияты ядкаренә әверелгән «Урал-батыр» эпосы хаклы рәвештә дөнья мәдәни мирасының феномены санала. Дастан ТЮРКСОЙның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән, күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән, - ди Дәүләт Җыены – Башкортстан Республикасы Корылтае рәисе Константин Толкачев. - Китапның Якутиядә дөнья күрүе, һичшиксез, мәдәни алмашуга, ике халыкның рухи яктан якынаюына ярдәм итәчәк».


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100