Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Урал авазы” II Халыкара конкурс-фестивале башлана
Анда ике дистәдән артык иҗади коллектив, шул исәптән татарстанлылар катнашуы көтелә
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 24-26 март көннәрендә Уфа шәһәрендә “Урал авазы” II Халыкара оркестрлар һәм халык музыка уен кораллары ансамбльләре конкурс-фестивале була. Анда ике дистәдән артык иҗади коллектив катнашуы ниятләнә.
Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак чарада Башкортстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Саха (Якутия) Республикалары, Чиләбе, Свердловск, Самара, Оренбург, Курган өлкәләре, Пермь крае, Санкт-Петербургтан һәм Әзербайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Төркия, Кытай кебек чит илләрдән дә катнашучылар көтелә, дип хәбәр итә “Башинформ.рф” мәгълүмат агентлыгы.
Катнашучыларга Санкт-Петербургның В. Андреев исемендәге Рус дәүләт академия оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирежеры Дмитрий Хохлов, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Лавришин (Чиләбе), Үзбәкстан халык артисты, профессор Фәрук Садыйков, Истанбул консерваториясе профессоры Җиһан Юртчу, “Урал ауазы” проекты җитәкчесе Рамил Гайзуллин бәя бирәчәк. Тыңлаулар Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында үтәчәк.
Этник музыка концерты 24-26 мартта Башкорт дәүләт филармониясендә була, гала-концерт 26 мартка билгеләнгән. Анда конкурс-фестивальнең лауреатлары, дипломантлары һәм махсус кунаклары — Кытайдан Юмей Хонг, Әзербайҗаннан Тейяр Бәйрәмов һ.б. катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз