news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал арты татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе: Җәлилгә һәйкәл ачабыз, өй туйларында булабыз

Урал арты татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе: Җәлилгә һәйкәл ачабыз, өй туйларында булабыз
Фотоларны «Татар-информ» өчен Әнисә Мәүлетова тәкъдим итте

Узган елның май аенда Курган өлкәсенең Эчкен татар авылында (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) янгын чыгып 200 дән артык йорт янган иде. Әлеге көндә бу төбәк татарларының яшәеше хакында белештек.

«Янгын булган көннән башлап көн саен 3-4 тапкыр шушы авыл буенча киңәшмәләребез үткәрелә. Анда авылның бүгенге көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә. Барлыгы 200 йорт янган иде, әлеге көндә 100 салынды. Аларның 70дә кешеләр яши инде», — дип сөйләде Урал арты татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Юнысов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Марат Юнысов әйтүенчә, авыл халкы иң башта шәһәргә китсә дә, кире кайтып йортлар сала. «Су белән тәэмин ителмәгән йортлар гына бар. Мәктәптә балалар саны кимемәде, ике балага артты. Авылның мәчетенә җылы идән ясала. Бу эш фермерлар, игелекле иганәчеләр ярдәме белән эшләнелә», — ди ул.

100 процент татарлар гомер иткән Эчкен авылы өлкәнең иҗтимагый тормышында да актив булуын да билгеләде әңгәмәдәш. «Мәдәни сулыш гөрли бездә, «Җәлил укулары», татар мәдәнияте көннәре үтте. 22 июньдә Курганда Җиңүнең 70 еллыгы паркында Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырабыз. Аннан соң истәлекле чаралар дәвам итәчәк. 23 июньдә Сабантуй һәм Эчкен авылы йортларында өй туйлары булачак», — диде ул.

Наил һәм Әнисә Мәүлетовлар гаиләсе озак еллар Екатеринбургта яшәгән, эшләгән. Пенсиягә чыккач, фатирларын балаларга калдырып туган авыллары Эчкенгә кайтканнар. 2020 елда авылның иң үрнәк йорты дип табылган өйләре янып беткән.

«Тормыш иптәшем — балта остасы. Туган авылыбызда йорт салып чыкканыбызга 13 ел иде. Өебез бик матур, бизәкле иде. Хөкүмәт ярдәм бирмәде, ярый әле Татарстан булышты. Фатирыбызда да өлеш булгач, сертификат булмады. Дәүләт 500 мең сум бирде. Әлеге көндә мунча салабыз», — диде Әнисә апа.

Мәүлетовлар яңа йортларына узган елның 1 ноябрендә күчкән булган. Иң башта хәтта тәрәзәсез яшәгәннәр. Үзләре ассызыклавынча, Бөтендөнья татар конгрессы, Урал арты татарлары иҗтимагый оешмасының матди ярдәмнәре өчен рәхмәтле алар.

Эчкен авылы халкына йортларны төзергә Татарстан, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Чувашия, Нижневартовск оешмалары һәм РФ Диния нәзарәте ярдәм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100