news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урал аръягында татар телендә «Туган телем» шигырен укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Быел конкурс беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелде.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Урал аръягында Сафакүл районында шигырь укучыларның Татар теле көнен бәйрәм итүгә багышланган «Туган телем» дигән конкурсы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бәйгене Курган өлкәcенең Халык иҗаты һәм кино үзәге, Сафакүл авылы Төрки телле халыкларның милли мәдәниятләре үзәге һәм Курган өлкәсе татарлары конгрессы оештырды.

Быел конкурс беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелде. «Урал аръягы милли мәдәнияте» проекты кысаларында конкурсантларның чыгышлары видеолары ВКонтакте төркеменә урнаштырылган иде.

Иҗади бәйгедә Курган өлкәсенең Сафакүл һәм Әлмән районнарыннан, Курган һәм Шадринск шәһәрләреннән егерме конкурсант катнашты. Катнашучылар арасында үзизоляциядәге табиб, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионер, укучылар бар иде.

Жюри катнашучыларны төрле яшь категорияләрендә лауреат дипломнары һәм I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot