news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ура, авылга!» проектында катнашучы балалар татарча биергә өйрәнде

«Ура, авылга!» проектында катнашучы балалар татарча биергә өйрәнде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

«Ура, авылга!» проекты кысаларында Саба районында ял итүче һәм татар мәдәнияте белән якыннан танышучы балалар өчен «Татар халык җырлары һәм биюләре» мастер-классы үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар татарча җырларга кушылып биергә өйрәнде, милли моңнарны тыңлап, аларның бай дөньясы белән танышты. Бию буенча остаз Зәлия Фәнис кызы бию элементларын күрсәтте һәм аларны балаларга да өйрәтте.

«Ура, авылга!» — Татарстан районнарында үткәрелә торган милли лагерь. Аның кысаларында балалар милли мохиттә телне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнә. Проектка Татарстанның 15 районы кушылды. Сменаларда балалар һәм яшүсмерләр татар, удмурт, чуваш һәм мари мәдәниятләре белән таныша, мастер-классларда, экскурсияләрдә, традицион ярышларда һәм башка чараларда катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot