Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе никахлашучылар саны артуы турында хәбәр итте
Узган ел Татарстанда 24 097 никах теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумы утырышында «Ныклы гаилә» партия проекты турында сөйләде.
«Моны без соңгы өч елда беренче мәртәбә билгеләп үтәбез», - дип искәртте ул.
Әхмәтова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә яшьләрнең күпчелеге карьера үсеше, финанс тотрыклылыгы, белем алу, сәяхәт итү, үз-үзеңне эзләүне беренче планга куя. Һәм бу өстенлекләр исемлегендә гаилә беренче урында түгел.
«Дәүләтнең мөһим бурычы - яшьләрне никахка һәм бала табуга стимуллаштыра торган чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә кертү. Республикада бүген югары уку йортларында студентларга финанс ярдәме күрсәтүнең төрле практикалары (гаилә корудан алып бала туганчыга кадәр) гамәлгә ашырыла», – диде Әхмәтова.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Яшь гаиләләргә грантлар» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Узган ел булачак гаиләләргә туй үткәрү өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз