Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Университетлар җиренә җиткереп эшләми - Татарстан Президенты
"Һәр мөгаллим, профессор лекция укырга түгел, фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Университетларның җиренә җиткереп эшләмәвен күрәм - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы пленар утырышында шулай дип белдерде.
"Берничә проект кына кертәсез, ә төп массив университетларда булырга тиеш, әлегә бу күренми. Сезне селкетә алсак, эшебез тагы да алга китәчәк дип уйлыйм. Без үзебезнең казанда гына кайнарга тиеш түгел, хәрәкәтләнергә, базарлар эзләргә кирәк. Әгәр үзеңә базар тапсаң, теләсә нинди проект уңышлы булачак", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, университетларда эшләүчеләр лекция укудан тыш, дәүләт өчен дә файдалы эшләр башкарырга тиеш. "һәр мөгаллим, профессор фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш, лекция укырга түгел. Шушыны үзгәртә алсагыз, безнең университетлар новацияләрне формалаштыру үзәкләре булачак. Шундый бурычны куярга кирәк", - диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз