news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Университет спорты фестивалендә Әфганстан җыелмасын этник татар җитәкләячәк

«Татар-информ»

Әфганстанның университет берләшмәсе ил җыелма командасының быелның 19-31 августында Екатеринбургта узачак Университет спорты фестивалендә катнашачагы хакында хәбәр итте. Әфган командасының капитаны итеп этник татар Мәхбубуллах Халеки Татар билгеләнгән.

«Әфганстан мондый ярышларда әле беренче тапкыр гына катнаша. Әлеге уңайдан ватандашыбыз Мәхбубуллах Халеки Татарга зур җаваплылык йөкләнде. Ул Кабул университетында белем ала, Әфганстанда, аеруча балалар арасында спортны таныту белән актив шөгыльләнә. Бу турнирда ул әфган командасы капитаны вазифаларын башкарачак. Шулай ук спорт көрәше ярышларында чыгыш ясаячак», - диде «Татар информ» агентлыгына Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар.

Мәхбубуллах Халеки Татар соңгы ике елда өч ММА халыкара турнирында җиңгән, шулай ук джиу-джитсу буенча илкүләм чемпионатта беренче булган. Әлеге турнирларның нәтиҗәләре буенча ул катнаш бергә-бер көрәш буенча Әфганстан милли җыелмасына кергән. 2022 елда спорт көрәше буенча Әфганстан чемпионы булган, быел исә билбау көрәше турнирында беренче урынны яулаган.

Университет спорты фестивале программасына спортның 14 төре буенча ярышлар кергән. Анда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, БРИКС, БДБ илләреннән, шулай ук кайбер башка дәүләтләрдән 5 меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100