news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиаданың истәлекле медальләрен тапшыру тантанасы булды

Казан ратушасында мэр Илсур Метшин былтыр Универсиаданы үткәрү хокукын яулауда, аны уздыруда өлеше кергәннәрне котлады

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ").  Казан ратушасында Универсиаданың истәлекле медальләрен тапшыру тантанасы булды. Кичә Казан мэры Илсур Метшин кулларыннан бүләкләрне XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарын оештыруда һәм уздыруда катнашкан муниципаль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, предприятие һәм мәдәният хезмәткәрләре директорлары алды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин тантанада, Универсиаданың уңышлы уздырылуына нәкъ менә профессионаллардан торган бердәм команда булуы аркасында ирештек, дип билгеләп үтте. “Бүген без республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уртак җиңү яулаган командабызның нигезен бүләклибез”, - диде зур канәгатьлек белән мэр.

Шәһәр җитәкчесе Универсиаданың илчеләре булган мәдәният хезмәткәрләрен – Диләрә Ваһапова, Митя Бурмистров һәм Аида Гарифуллинаны сәламләде. “Башта без заявкада оттырдык, әмма сез үзегезнең иҗатыгыз, җырларыгыз һәм ялкыныгыз, энергия һәм мәхәббәтегез белән безнең шәһәребезгә җиңүгә таба юл салдыгыз”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы җитәкчесе.

Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан ирешелгән уңышларда гына туктамый һәм яңа мөмкинлекләргә таба атлый. “Безнең алда яңа офыклар, без ирешелгән уңышлар фонында алга таба карый алабыз. Алда – спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, ул да безнең шәһәр тарихының чираттагы алтын битләрендә булачак”, - диде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100