news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Универсиадага Казан тимер юлы узелы яңартып төзеләчәк

Горький тимер юлын үстерүнең 2013 елгы Универсиада белән бәйле перспективалы планнары турында тимер юлның яңа башлыгы Анатолий Лесун сөйләде

(Түбән Новгород, 29 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2013 елгы Универсиадага Казан тимер юлы узелы инфраструктурасы яңартып төзеләчәк. Бу хакта Горький тимер юлның яңа башлыгы Анатолий Лесун белдерде.
“Горький тимер юлы”нда Татарстан республикасы һәм “Россия тимер юллары” ААҖ катнашында Казан узелы инфраструктурасын реконструкцияләү буенча программа эшләнде”, - дип белдерде А.Лесун матбугат конференциясендә. – Программада ике катлы вагон-салоннар кертү, Казан узелын яңартып төзү, Свияжски логистика үзәген төзү проектлары каралган.
Аның сүзләренчә, Казан тимер юлы вокзалын Воровский урамына күчерү мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәгән. Шул ук вакытта “Казан” халыкара аэропортына пассажирларны ташуны оештыру мәсьәләсе уңай хәл ителгән диярлек. “Ә интермодельне формалаштыруга килгәндә, бу мәсьәлә соңгы эшкәртүләр уза, проект гамәлгә куелачак”, - дип белдерде Анатолий Лесун.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100