news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Универсиадага кадәр Эсперанто урамында тузган торак проблемасы хәл ителәчәк – И.Халиков

ТР Президенты шундый бурыч куйды

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Казанның Эсперанто урамында урнашкан тузган торак йортлар проблемасы Универсиадага кадәр хәл ителәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Республика Хөкүмәт җитәкчесе ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитетының 2013 елга ТР бюджеты проектына багышланган утырышында катнашты. КПРФ фракциясе тузган авария хәлендәге йортлар проблемасын хәл итәргә тәкъдим итте.
“Кичә республика Президенты аерым йөкләмә бирде һәм Дәүләт торак фонды бу мәсьәлә белән шөгыльләнә. Башка финанслау чыганагы буенча, аерым программа нигезендә, бу проблеманы хәл итү юлын табачакбыз. Бу мәсьәлә Универсиадага кадәр тәгаен хәл ителәчәк”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot