news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиадада Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская көмеш медаль яулады

Татарстан чаңгычысы чаңгы узышларының классик төрендә 5 чакрым озынлыкта икенче булып килде.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Универсиадада Татарстан спортчысы Анна Нечаевская чаңгы узышларының классик төрендә 5 чакрым озынлыкта икенче булып килде.

Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы вәкиле 14:21.9 секунд вакыт күрсәтте. Шулай итеп, ул 14:08.6 секунд вакыт күрсәткән икенче россияле Лилия Васильевага гына оттырды.

Өченче булып, Казахстаннан Анна Шевченко килде (+15,2 сек).

Нечаевская яулаган “көмеш” – бу ярышларда Татарстан өчен беренче медаль. Россия җыелма комадасының әлегә барлыгы өч медале бар (2 алтын һәм 1 көмеш).

Анна Нечаевская – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 29 гыйнвар – 8 февраль көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә  үтүче Бөтендөнья кышкы Универсиадасында Татарстаннан 6 спортчы – 4 чаңгычы һәм 2 хоккейчы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100