news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Универсиада вакытында хокук сакчыларына волонтерлар ярдәмгә киләчәк
Универсиада Казанда уза калганда, иминлек чараларын ил төбәкләреннән 40 меңнән артык хезмәткәр тәэмин итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 2013 елгы Универсиада Казанда уза калганда, Татарстан җитәкчелеге чараларның югары иминлек таләпләренә җавап бирәчәген ышандыра. Бүген Казан Ратушасында узган техник презентация вакытында FISU экспретларын оештыру моментлары арасыннан иң элек иминлекнең тәэмин ителеше кызыксындырды. Делегациянең беренче эксперт-консультанты Малубет Микаэль Ралетның бу соравына Казан мэры Илсур Метшин белән ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров җавап бирде. Эчке эшләр министры белдергәнчә, бу халыкара чаралар вакытында иминлек сагында ТР 30 мең хокук сакчысы торачак. Аларга ярдәмгә, ил төбәкләреннән 10 меңгә якын махсус хезмәтләр вәкилләрен һәм милиция хезмәткәрләрен чакыру планы бар. Аларга махсус укытылган студент һәм яшьләр оешмаларының волонтерлар төркемнәре ярдәмгә киләчәк.
Илсур Метшин белдергәнчә, ярышлар уза торган мәйданнар һәм спортчыларның, кунакларның яшәү урыннары барысы да видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылачак. Хокук сакчылары тарафыннан тәүлек дәвамында патруль оештырыла. Хокук сакчыларының ярышларда катнашучылар белән уртак тел табуы зарур. Шуны күздә тотып, ТР Эчке эшләр министрлыгы чит телләр белгән хезмәткәрләре исемлеген булдырган. Алар өчен телне чарлау өчен махсус курслар оештырылачак.
Иминлекне саклау максатыннан, шәһәр аша үтүче транзит транспортны әйләнеп уза торган маршрутка җибәреләчәк. Автомобиль юллары махсус вертолетлар тарафыннан күзәтүгә алыначак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot