news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада спорт объектларының 5есенә исем-атама табу буенча конкурс игълан ителде

Шул рәвешле, һәр казанлыга үзенең исемен 2013 елда булачак Универсиада тарихына теркәү мөмкинлеге бирелә

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Универсиадасына дип төзелә торган спорт объектларының 5есенә уңышлы исем табу өчен, конкурс башланды. Бүген Казан мэры Илсур Метшин игълан иткән әлеге конкурста катнашу шартлары мэрия (www.kzn.ru ) һәм Универсиада (www.kazan2013.ru) порталларында урнаштырылачак, заявкалар исә sport@kazan2013.ru электрон адресы буенча кабул ителә, быел 10 декабрьдә конкурска нәтиҗә чыгарыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 Аерым алганда, быел декабрь тәмамланганчы, ягъни билгеләнгән графиктан алда Казанның Киров, Авиатөзелеш, Совет, Идел буе, Яңа Савин районнарындагы спорт комплексларны кулланылышка тапшыру ниятләнә. Әлеге спорт объектлары, беренче чиратта, казанлыларга дип төзелгәнгә, аның атамаларын шәһәр халкы үзе сайлавын, ул исем-атамаларда Казанның күп милләтлелеге чагылуын һәм, ярышларның халыкара дәрәҗәдә узасын исәпкә алып, рус, татар, инглиз телләрендә яңгырашы һәм укылышы отышлы булуын теләгән идек, дигән фикер белдерә мэр. Аның сүзләренчә, шәһәрне яраткан, аның тарихын белгән һәм оригиналь исем-атама таба алырлык казанлылар аз булмас. Спорт объектларына исем-атама билгеләүдә актив катнашкан һәм җиңеп чыкканнар өчен призлар булачак, моннан тыш, алар шушы спорт комплекслары ачылышында да катнашачак, дип вәгъдәли шәһәр башлыгы. Бу юлы җиңә алмаганнар исә 2013 елга кадәр төзеләчәк берничә дистә объектка исем табуда катнаша алачак һәм И.Метшин алга таба да конкурста катнашырга өнди.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100