news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада проспектын һәм Оренбург трактын тәртипкә китерүгә 230 миллион сум бүленгән

Әлеге урамнарда яшел зоналарга автомат су сиптерү җайланмалары урнаштырылды, 3 меңнән артык агач, 27 мең төп куак утыртылды.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Универсиада проспектын һәм Оренбург трактын тәртипкә китерүгә 230 миллион сум акча бүленгән. Шәһәр башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге урамнарда башта тавыштан саклый торган экраннар кую күздә тотылган иде. Әмма эскиз проектын тикшерү барышында эстетик мохит тудыру өчен әлеге урамнарны яшелләндерү һәм комплекслы төзекләндерү турында карарга килдек. Нәтиҗәдә, биредә яшел зоналарга автомат су сиптерү җайланмалары урнаштырылды, 3 меңнән артык агач, 27 мең төп куак, 25 мең күпьеллык үсемлек утыртылды, 5 гектарда газон ясалды», – дип сөйләде Куляжев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100