Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Универсиада паркында яңа шахмат уены – чесбол буенча турнир тәмамланды
Проект авторлары фикеренчә, уен киң колач ала бара
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Руслан Дәүләтшин). Универсиада паркындагы мәйданнарның берсендә бүген зур шахматлар–чесбол буенча финал ярышлары узды.
Уен Казанда уйлап табылган һәм аның буенча беренче рәсми турнир 2011 елның маенда узган иде. Гомумән алганда, ул гади шахмат уенын хәтерләтә, аерма фигураларның һәм шахмат тактасының зур булуында. Шулай ук уйнаучылар саны да аерыла. Монда, мәсәлән, “ак”лар өчен бер кеше урынына һәр командадан сигезәр кеше уйный. Һәр уенчының җаваплылык зонасында бары бер вертикаль (мәсәлән “А”). Ул аңа эләккән теләсә кайсы фигураны шахмат кагыйдәләре кысаларында күчерә ала. Адым ясау өчен, уйнаучылар яки кулын күтәрергә, яки беренче булып сигнал төймәсенә басарга тиеш. Уенның шигаре: “Коллектив акылның лидеры бул”.
Вакыт буенча уен 15 минут белән чикләнә, һәр адым өчен өстәп 5 секунд кушыла. Уен ваквытында сөйләшүләр катгый тыела. Кагыйдәне бозган өчен ике төр җәза каралган: кисәтү яки уеннан чыгару. Өч һәм аннан күбоәк кисәтү алган уенчы барлык фигуралар белән (корольдән башка) уеннан чыгарыла. Аның урынын вертикаль алфавиты буенча баручы уенчы ала.
“Спортның әлеге популяр интеллектуаль төренең Универсиада паркында урын алуы – алгарыш. Бу башка беркайда да юк, мин зур шахматлар үсәр дип саныйм”, -ди Универсиадада шахмат турниры директоры Александр Ткачев.
Турнир 7-11 июль көннәрендә узды. Анда Татарстанның 5 командасы катнашты. Бүген,турнирның ахыргы көнендә, “Универ” (КФУ) һәм “Сеньоры” (Казан ветераннары), Лениногорск” һәм “Девятая вертикаль” (студентлар) командалары арасында ике очрашу узды. Беренче уенда киеренке көрәштә “Универ” өстен чыкты. Икенче матч нәтиҗәсе буенча “Девятая вертикаль” командасы җиңү яулады.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз