news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Универсиада объектлары төзелешендә былтыр 181 хилафлык табылган
Таләп һәм нормативлар бозу очраклары мәсьәләсендә 174 карар чыгарылып, 4,3 млн. сумнан артык күләмдә гомуми штраф салынган
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда салына торган Универсиада объектлары төзелешендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе экспертлары 32 объектны (җәмгысе 68 бина) контрольда тота.
Былтыр тикшерүчеләр төзелештә 181 хилафлык тапкан, шуларның 64 проценты инспекция күрсәтмәсенә ярашлы итеп билгеләнгән вакытка төзәтелгән. Таләп һәм нормативлар бозу очраклары мәсьәләсендә 174 карар чыгарылып, 4,3 млн. сумнан артык күләмдә гомуми штраф салынган, шуның 1 млн. сум тирәсе – куркынычсызлык техникасын бозу буенча. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: заказчы тарафыннан контрольның дөрес корылмавы, эш документларының тулы күләмдә булмавы, куркынычсызлык техникасын һәм хезмәт иминлеге бозылу, бетон салу, тимер-бетон конструкцияләр һәм металл конструкцияләрне эретеп ябыштыру эшләрендә төзелеш таләпләре нормативларында һәм проект документларында тайпылышлар - төп хилафлыклар, дип аңлатма бирде инспекция җитәкчесе Рәис Мөбарәкшин.
Искәртеп үтәбез: былтыр Универсиада объектларының 10сы кулланылышка тапшырылды.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot