news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Универсиада объектлары төзелешенә 10,5 млн. сумнан артык зыян салынган
Татарстанга, Универсиадага әзерлек мәсьәләләре һәм җинаять эшләре буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиллеге киләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Универсиадасы объектлары төзелешенә кагылышлы җинаять эшләре ачыкланды, былтыр икътисади һәм салым өлкәләренә нисбәтле 120 җинаять билгеле булды. Нәтиҗәдә, 78 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды, алар китергән матди зыян - 10,5 млн. сумнан артык. Мондый төр җинаятьләр артыр дип көтелә, чөнки махсус программа буенча каралган федераль акча күләме арттырыла. Төзелеш мәйданыннан бетон, арматурадан алып, бюджет акчаларына кадәр урлау очраклары бар. Берни дә төземи генә акча үзләштереп булмаганы көн кебек ачык, шуңа күрә мари, чуваш төбәкләреннән, Урта Азия якларыннан булган кешеләрдән торган төзелеш оешмаларын җәлеп итеп, янга калдырган акчаны түрәләр үз кесәләренә шудыралар.
Шушы көннәрдә Татарстанга, Универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиллеге, аерым алганда, Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасары Михаил Суходольский җитәкчелегендә әлеге министрлыкның үзәк аппараты подразделениеләре җитәкчеләре төркеме килүе көтелә. Бу эшләр буенча төгәл мәгълүматлар шул вакытта игълан ителәчәк, дип белдерде бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында барган брифингта шушы министрлыкның икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Кадыйров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot