news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Универсиада инфраструктурасы ярышлар башланганчы ук безнең студентлар өчен хезмәт итәчәк
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентларының VI конгрессында шулай дип белдерде
Скопировать ссылку
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Универсиада инфраструктурасы ярышлар башланганчы ук безнең студентлар өчен хезмәт итәргә тиеш. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан студентларының VI конгрессындагы чыгышында әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, киләсе елның май айларына Казанда 12-13 Универсиада объекты инде әзер булачак. Универсиада авылының беренче комплексы яңа уку елына кадәр ишекләрен ачачак. Универсиада буенча төп спорт корылмалары төзелешен инде 2010 ел ахырына тәмамларга уйлыйлар. Киләсе елга бу максатларга 13-14 млрд. сум финанслар җәлеп ителәчәк. Су спорты сарае һәм яңа стадион төзелешен тәмамлау 2011 елга планлаштырыла.
“Универсиада авылын баштарак, халыкара ярышлар узганнан соң гына студентлар карамагына бирү турында сүз барган иде. Әмма аңа кадәр әле шактый вакыт бар. Беренче комплекс әзер булгач, ул билгеле бер шартларда студентларга яшәү өчен биреләчәк. Универсиада чорында авыл спортчылар карамагына тапшырыла. Ярышлар узганнан соң ул тулысынча университет авылына әйләнәчәк”, -ди премьер.
Универсиада өчен төзелүче корылмаларның бер өлеше, әзер булу белән, Казан вузларына бирелә, объектларның төп өлеше шәһәр хакимияте каршында эшләячәк. Берничә эре объект ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы карамагында булачак. Шәһәргә караган спорт объектларыннан файдалану графигын төзегәндә студентлар өчен махсус вакыт каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2