Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Универсиада өчен алынган кредитлар 2025 елда түләнә башлаячак
Кредитларны түләү срогы ике елга кичектерелгән.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру өчен алынган кредитлар 2025 елдан түләнә башлаячак. Бу хакта бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында билгеле булды.
Бу мәсьәлә буенча Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. «2013 елгы Универсиадага алынган кредитлар ике елга кичектерелде. Кредитларның төп өлешен түләү 2023 елдан башланырга тиеш иде. Хәзер 2025 ел турында сүз бара», — диде министр.
Ул закон проекты Дәүләт Думасында кабул ителгәнен һәм Федерация Советына юлланганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз