news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Универсиада чараларына билет, шәһәр транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген бирәчәк

Хәзер әлеге технология эшкәртелү стадиясендә

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларына сатып алынган билет, шул көнне Казанда барлык төр транспортларда бушлай йөрү мөмкинлеген бирә. Бу хакта бүген журналистларга, ярышларга билетларның шәһәр кассаларында сатыла башлавы уңаеннан оештырылган пресс-подходта, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов хәбәр итте.
“Бу гадәти күренеш, халыкара практика, мондый дәрәҗәле спорт ярышлары көннәрендә, барлык аккредитацияләнгән һәм билеты булган затларның бушлай йөрү тәҗрибәсе башка илләрдә дә бар”, - дип шәрехләде В. Леонов.
Бу хакта кичә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә, Универсиада-2013 не транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләре өчен җаваплы булган, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов та, бу юнәлештә эш технологиясе эшкәртелә, дип билгеләп үткән иде.
Транспорт димәктән, гомумән алганда, Универсиадага хәрәкәттәге состав тамырдан үзгәрәчәк, яңарачак, ди оештыручылар. Шәһәргә 512 автобус (аларның 390ы инде шәһәрдә эшли), 30 троллейбус һәм 10 трамвай кайтарылачак.
Казанга июнь аена 20-30 секцияле трамвай кайтарылуы көтелә. Алар Зур Казан боҗрасы буенча йөриячәк. “Бу вакытка шәһәрдә барлык юлаергычлар һәм юлүткәргечләр төзелеп бетәчәк. Маршрут челтәре тулы көченә эшли башлаячак”, - дип белдерде Казан башкарма комитетының транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков.
Моннан тыш, җәмәгать транспорты белән идарә итүчеләр һәм кондукторлар, махсус форма киеп, төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәчәк шәһәр кунакларына ярдәм итү буенча инструкцияләнәчәк. Аларга инглиз телендәге көндәлек аралашудагы иң гади фразалар өйрәтеләчәк, барлык транспорт чараларында рус, татар һәм инглиз телләрендә карта-схемалар булачак.Аралашуда авырлык туганда волонтерлар ярдәмгә киләчәк.
25 нче июньнән 25 нче июльгә кадәр шәһәр транспорты иртәнге сәгать 4 тән төнге сәгать 1 гә кадәр эшләячәк. Барлык персонал бу чорга җәйге ялга чыга алмавы турында кисәтелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot