news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада авылында быел яз җәмәгать үзәге төзелә башлаячак

Аның проекты март аенда хәл ителер дип планлаштырыла

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Быел язын Казанның Универсиада авылында җәмәгать үзәге төзелә башлаячак, шуңа кадәр аның проекты буенча соңгы фикер алышулар март аена планлаштырылган.

Универсиада авылында төзеләчәк җәмәгать үзәге исә спортчылар аккредитация узачак, Универсиада дирекциясе һәм координацияләү хезмәтләре офислары урнашачак Халыкара үзәк булыр, анда 2 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залын, конференцияләр уздыру урынын, туклану һәм медицина блкларын берләштергән универсаль бина дип күзаллана.   

Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, кичә Казан мэриясендә әлеге проектны тәкъдим итү чарасы уздырылган. Фикер алышуда исә мэр Илсур Метшин, шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин, баш архитектор Татьяна Прокофьева, Казан Универсиадасы авылы мэры Фәрит Абдулганиев, Белград  Универсиадасы авылы мэры Ранко Тепавчевич, проектны әзерләүчеләр һ.б. катнашкан. Казан мэры фикеренчә, җәмәгать үзәгенең һәр квадрат метры мөмкин кадәр нәтиҗәле эшләргә тиеш һәм бу Универсиада барган көннәргә дә, шулай ук халыкара спорт уеннарыннан соң яңа статус алачак студентлар шәһәрчегенә дә кагыла.   

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100