news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада авылы янында Спорт медицинасы үзәге төзеләчәк

Универсиада авылының 75 мең квадрат метры (бу барлык мәйданның яртысы дигән сүз) киләсе яз ахырында кулланышка тапшырылачак

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда Универсиада авылы янында иҗтимагый зонада Спорт медицинасы үзәге төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Ә Универсиада авылының 75 мең квадрат метры (бу барлык мәйданның яртысы дигән сүз) киләсе яз ахырында кулланышка тапшырылачак, дип хәбәр итте 2013 елгы җәйге Универсиаданың Башкарма дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов.

Спорт ярышлары вакытында допинг куллану проблемалары еш туып торганлыктан, журналистлар Казанда Россия допингка каршы агентлыкның филиалын төзү мәсьәләсен күтәрде. В.Леонов сүзләренчә, Спорт медицинасы үзәге базасында мондый күчмә лаборатория оештыру ихтималы бар.

ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының Үсеш һәм программаларны гамәлгә кертү бүлеге башлыгы урынбасары Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, филиал төзү мәсьәләсе катлаулы, чөнки аны оештыру гына җитми, лицензия алу һәм сертификация узган заманча аппаратлар урнаштыру кыйммәткә төшә. “Хәзерге вакытта Спорт медицинасы үзәге һәм допингка каршы чаралар буенча без РФ Спорт министрлыгы һәм Россиянең допингка каршы агентлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз”, - дип белдерде министрлык белгече.

Казанда агымдагы ел ахырында кулланышка тапшырылачак Универсиада объектларына килгәндә, аларның саны 6-8гә җитәргә мөмкин. Азат Кадыйров әйтүенчә, алар арасында республиканың Югары Ослан районында төзелә торган стендка ату комплексы, башкаланың Чуйков, Кошевой, Химиклар, Даурская урамнарында, Горький шоссесы мәйданнарындагы спорт комплекслары бар.

Әлеге спорт комплекслары буенча төзелешләрне тәмамлау быел федераль үзәктән өстәмә рәвештә 4 млрд. сум акча бирелү аркасында мөмкин булган. Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, кичә РФ Премьер-министры Владимир Путин Казанда Универсиадага әзерлек чараларына тагын 4 млрд. сум акча бүлү турындагы карарга кул куйган. Хәзерге вакытта, бу акчаны алу өчен, документлар әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100