news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада авылы - шәһәр эчендәге "мини-шәһәр"

"Татар-информ" хәбәрчесе "авыл"га барып, андагы тормыш һәм студентларның көнкүреше белән танышып кайтты.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Россия студентларының бары тик 75 процентына гына тулай торакта урын бирелә. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы студентларга тулай торак җитмәү проблемасын аларга фатир арендага алу бәясен компенсацияләп хәл итәргә җыена. Бу хакта министрлыкның өстәмә профессиональ белү департаменты директоры Наталья Золотарёва белдерде. “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстанда гына түгел, Россиядә иң яхшылардан саналган тулай торакларның берсендә - Казан Федераль (Идел буе) университетының “Универсиада авылында” булып, андагы тормыш шартлары белән танышты.

Бу - Россиядә студентлар өчен шундый яхшы яшәү шартлары булган бердәнбер кампус. Башкаланың 8 меңнән артык студентын үзенә туплаган Универсиада авылы Казанда 2013 нче елда узган Универсиадага дип төзелгән иде.

Спорт чарасына хәтле һәм аннан соң биредә Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары яши. Авыл үз эченә 81 илдән килгән студентны туплаган.

"Авыл" тормышы

"Авыл" үз эченә 30 йортны алган. Һәрбер йортта 2-3-4 урынлы бүлмәләр. Алар якты һәм ачык төсләрдә, заманча мебельләр белән эшләнгән. Һәр бүлмәдә кондиционер да бар. Мебель һәм башка җиһазлар "авыл" төзелгәндә үк алынган булса да, яхшы сакланган. Моның сәбәбе һәрдаим тикшереп торулар. Студентларның тормышы, бүлмәләренең халәте белән һәрвакыт кызыксынып торалар. Һәр йортның үз коменданты һәм педагогы, һәр этажның үз старостасы бар. Тикшерү эшләрен нәкъ менә алар башкара да инде.

Бүлмәгә урнашкан вакытта яшәүчеләр махсус кәгазь тутыра. Анда алар бүлмәнең җитешсез якларын яза. Ә уку елы азагында, бүлмәне шул кәгазьгә нигезләнеп кабул итәләр. Җитешсезлекләр арткан булса, бүлмә "хуҗа"ларына зур гына штраф салына. Ул штраф шул җитешсезләрне бетерү максатыннан алына, дип белдерә җитәкчелек. “Ул штраф алынып, алар хисабына җитешсезлекләр бетерелеп бара икән, бүлмәгә кергәндәге җитешсезлекләр каян чыга соң?” – дигән сорау куйды исемен әйтергә теләмәгән студент.

Универсиада авылын башка тулай тораклардан аерып торучы тагын бер як: санузел һәм душ һәр бүлмәнең үзендә аерым. Студентлар бүлмәләрен үзләре җыештыра. Теләгән кеше акчасын түләп кер юу машинасында киемнәрен дә юа ала. Ә урын-җир ягына килгәндә, "авыл халкы"на җиңелрәк. Урын-җир предметларын һәр кешегә аерым бирәләр һәм атна саен искеләрен җыеп алып, яңа юылганнарын тараталар.

Универсиада авылы - "мини-шәһәр"

Моннан тыш, Универсиада авылында сәламәт яшәү рәвеше хөкем сөрә. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану "авыл" эчендә катгый тыела. Бу тәртипне бозучылар универсиада авылында яшәү хокукыннан мәхрүм ителә. Студентлар өчен спорт мәйданчыклары бар. Теләгән кеше велосипедта һәм роликта да йөри ала.

"Авыл" территориясендә супермаркет бар. Андагы бәяләр гади кибетнекеннән аерылмый диярлек. Аерым төр продуктлар гына кыйммәтрәк. Мәсәлән, танылган бер маркалы шоколадны гади кибеттә 40 сумга табып булса, монда аның бәясе 60 сум. Гади продуктлар һәм көнкүреш товарларыннан тыш, анда салатлар һәм башка төр әзер ризыклар да саталар.

Шулай ук Универсиада авылындагы түбәндәге әйберләр бар:
-матурлык салоны;
-массаж кабинеты;
-солярий;
-почта;
-банк бүлекчәсе;
-ателье;
-кафе;
-ашханә;
- поликлиника;
- автомәктәп; 
-дөньядагы беренче Универсиада музее.
Автомәктәптә теләгән һәр студент "В" машина йөртү категориясенә укый ала.

"Авыл"да яшәүче студентларның күбесе - 1 һәм 2 нче курс студентлары. 3, 4 нче курска җиткәч, студент үз тормышын үзе кайгыртырга тиеш. Алар өчен уку йортының башка тулай тораклары тәкъдим ителә, яки фатир яллап торырга мөмкин. Икенче елга, ә кайбер очракларда 3 нче һәм 4 нче елга да калу өчен студентларга тырышырга кирәк. Ел дәвамында һәрбер кеше "авыл" эчендә узучы 10 чарада һәм 4 өмәдә катнашырга тиеш. Чаралар исемлегендә тормыш өчен кирәкле лекцияләр, мастер-класслар, тематик кичәләр бар. Әлеге ике күрсәткечне тутыра алмаучыларга "авыл"да урын юк.

Универсиада авылында яшәүнең 1 ае - 490 сум. Бер уку елына 4900 сум була. Әле моңа өстәп, электр энергиясе һәм су өчен дә һәр кеше аерым түли. Электр энергиясенең бер айлык бәясе 50 сум тирәсе, ди студентлар.

"Лифтны алдан ук чакырта торырга кирәк"

Тулай торактагы яшәү шартларына бәя биргәндә егетләр һәм кызларны аерым карарга кирәк, аларның яшәеше аерыла.

Универсиада авылының 1 нче йортында бергәләп яшәүче 1 нче курс студентлары Рәйлә Вәлиуллина, Назлыгөл Мәсәлимова, Айсылу Нигъмәтҗанова һәм Алинә Юнысова Казанда һәм Универсиада авылында яшәүнең бик ошавын әйттеләр. Бер-берсенә күнегү, яшәп китү дә авыр булмаган. Алар укырга кергәндә биргән имтиханнар вакытында танышканнар. Кызлар КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең татар бүлегендә белем алалар. "Биредә яшәү бик күңелле булуы белән аерылып тора. Аннан тыш, без бер-беребезгә терәк тә. Биредә проблемалар - шәхсән бер кешенеке генә түгел, проблемалар - гомуми. Без - бер гаилә кебек. Бөтен эшләрне бергә эшлибез. Иртән кемдер кемгәдер чәч ясый, кемдер чәй куя, кемдер лифт чакыра тора... Лифт акрын эшли чөнки", - ди Назлыгөл Мәсәлимова.

Кызлар ашау ягын күбрәк Назлыгөл кайгыртуын әйттеләр. "Пешерергә үлеп ярата!", - ди аның турында Рәйлә Вәлиуллина. "Аның пешерүе сезгә ошыймы соң?" дигән сорауга кызлар "Ошый, нормально!" дип җавап бирә. Бүлмәне кызларның барысы да җыештыра икән. "Махсус графигыбыз юк. Җыештыру үзеннән үзе килеп чыга ул. Чисталык, тәртип яратабыз", - ди Айсылу Нигъмәтҗанова.

Универсиада авылының җитешсез яклары турында сорашкач, кызлар озак кына җавап бирә алмый тордылар. Аннары Универсиада авылына урнашкан көннәре исләренә төште. Кызлар белдергәнчә, Универсиада авылына күченү - бик катлаулы һәм авыр. Урнашканда үз чиратын алар иртәнге 11дән кичке 5кә кадәр көткән. Моннан тыш, аларның бүлмәсендәге ишек тоткасы ватык булган.

Гыйрак студенты: "Биредә күңелем тыныч"

Кызлар тулай торактагы иң күңелле урын дип кухняны атадылар. Монда 3 бүлмәгә бер кухня. Нәкъ менә биредә иң кызыклы хәлләр була, яңа дуслар табыла, ди алар.

Үзләренең шундый бер дуслары - Гыйрактан килгән Отман Марзуг белән безне дә таныштырдылар. Отман журналистика һөнәрен үзләштерүче магистр. Казанга килгәнче бакалавр белемен ул Багдатта алган.

"Казан бик тыныч һәм матур шәһәр. Биредә күңелем тыныч. Бәяләр дә артык кыйммәт түгел. Универсиада авылында да иң яхшы шартлар. Бер генә җитешсез якны да атый алмыйм", - ди Отман Казан турында.

Гыйракта ул үз фикерләрен җиткерә алмавын, һәркемнең тормышына куркыныч янавын да сөйләде. Ул Казанда эш таба алмавыннан зарланды. Ул туган илендә журналист булып эшләгән, шактый тәҗрибәсе дә бар. Телевидение һәм радиога русча камил сөйләшмәве аркасында урнаша алмаса, басма матбугатка авыр булганга бармавын әйтте. "Милләтегез, ашларыгыз, бәйрәмнәрегез бик кызыклы. Аларда үземнең милләтемнең дә чагылышын күрәм. Казан, Татарстан, алга!",- ди Отман.

Тулай торактагы дүрт төп вазифа

11 нче йортта яшәүче Алексей Салдин, Евгений Булушев һәм Ришат Сәләхетдиновлар яшәгән бүлмә кызларныкыннан аерылмый. Егетләр Универсиада авылына урнашкан көнне генә танышкан. Һәм инде бер-берсен якын дуслар дип саныйлар.

"Безнең бүлмәдә вазифалар көн саен кешедән кешегә күчеп йөри. Барлыгы дүрт вазифа: ашарга пешерү, табак-савыт юу, идән юу һәм чүп түгү. Техника заманасы булгач тулай торакта яшәү авыр дип әйтмәс идем. Мультиварка - дөньядагы иң шәп әйбер! Универсиада авылында тормыш бик рәхәт. Биредә үзенә күрә атмосфера. Үзеңне чыннан да аерым бер "авыл"да кебек хис итәсең. Шундый шартлар булдырган өчен студентлар исеменнән җитәкчелеккә зур рәхмәт!", - ди Алексей Салдин.

Егетләр ошамаган як дип "комендант сәгатен" атадылар. Универсиада авылына керү сәгать 06:00дә ачыла һәм 22:00дә ябыла. Мондый адымга "авыл"ның шәһәр үзәгеннән шактый еракта булуы сәбәпче. "Комендант сәгате", беренче чиратта, студентларның куркынычсызлыгын кайгыртып гамәлгә ашырыла. Тик теләгән һәр студент гариза язып, тоткарланырга хокуклы икән.

Универсиада авылы уртасында флейта тавышы

Универсиада авылында тормыш бүлмәдә бикләнеп яту белән генә бармый. Биредә көн саен диярлек студентлар өчен төрле чаралар, җыелышлар, түгәрәк өстәлләр үтә. Алардан тыш, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр дә җитәрлек. Алар шулай ук, качып бүлмәләрендә генә иҗат итеп ятмыйлар, ә сәләтләрен башкаларга да күрсәтәләр, кирәк булса өйрәтәләр дә.

Артур Поварницын да шундыйлардан. Без Универсиада авылы белән танышып йөргәндә авыл уртасына чыгып флейтада уйный иде ул. Артур география факультетының 1 нче курсында укыса да, сәнгатькә гашыйк кеше. Флейтасын ул әле өч көн элек кенә сатып алган.

"Флейта тавышы миңа кечкенәдән үк ошый иде. Әмма өйрәнергә гел ничектер кул җитмәде. Студент булгач, флейтада уйнарга өйрәнәм, биюгә йөрим, дип сүз биргән идем. Менә шуларны акрынлап тормышка ашырам", - ди егет. Артур белдергәнчә, флейтада уйнарга өйрәнү - авыр түгел. Бу һөнәргә кеше хәтта үзе генә дә өйрәнә ала. Шулай ук егеткә флейтаның кечкенә булуы ошый. Теләгән һәр җиргә уен коралын да үзе белән ала Артур. Ә барасы җирләре күп әле аның, чөнки ул география факультеты студенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100