news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада авылы мэры беренче курс студентлары өчен экскурсия уздырган

Универсиада авылы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында һәм “Мастерс” турнирында катнашучыларны кабул итәчәк

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Универсиада авылы мэры, “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Фәрит Абдулганиев, Универсиада авылында яшәүче Казан федераль университетының һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең беренче курс студентлары өчен экскурсия уздырган. Бу хакта ФИНАның Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын оештыру комитеты хәбәр итә.

Яшьләр студентлар шәһәрчеге территориясендә нинди хезмәтләрдән файдалана алачагы турында белеп, Универсиада авылының Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” турнирында катнашачак спортчыларны кабул итүгә ничек әзерләнүе турында мәгълүматлар ишетте.

Экскурсиядә катнашучылар үз эченә ателье, шахмат клубын, почта бүлеген алган сервис үзәгендә булган, ашамлыклар кибетенә, кафега кереп, Авылның ирекле янгын сүндерү командасы вәкилләре белән аралашкан.

“Универсиададан соң бер ел узды, хәзер безнең алда ФИНА дөнья чемпионатында катнашучыларны каршы алу бурычы тора. Без шулай ук Бөтендөнья студент уеннары мирасын саклап калу бурычын күздә тотабыз. Бер дүрт көн элек Авылга 8,5 меңгә якын студент килде, аларның яртысыннан артыгы – беренче курс студентлары. Кампуска студентлар бишенче ел рәттән урнаша, һәм замананың үз таләпләре бар: әгәр дә элек матурлык салонында парикмахер утыргычлары гына да канәгатьләндерсә, хәзер турбо-солярий җитми. Студентлар һәм аларның фикерләре ярдәмендә без 2015 нче елга иң югары дәрәҗәдә әзерләнергә уйлыйбыз”, - дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев. Аның әйтүенчә, кайбер хезмәтләр Универсиада авылы территориясендә чемпионат үткәргән вакытта пәйда булачак, мәсәлән, чәчәк сату.

“Хәзерге вакытта дөнья чемпионатында катнашучылар өчен без 2,5 мең урынга исәпләнгән номер фондын тәкъдим итәргә әзербез. Без спортчыларның күпчелек өлеше Универсиада авылы территориясендә яшәр дип көтәбез һәм алар өчен иң яхшы шартлар тудырырга тырышачакбыз. “Мастерс” уздыру чорында Авылда 6 меңгә якын атлет яшәчәк”, - дип белдерде Универсиада авылы мэры.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100