news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Универсиада авылы Җиңү проспектыннан Яңа Савин районына Казансу буена «күчерелергә» мөмкин

Ә Киров районындагы «Гривка» микрорайоны территориясендә стадион булачак дип кисеп ташлаган агачлар һәм куаклар урындагы территориядә «Шүрәле» тибындагы парк төзеләчәк, ди шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Хөснетдинов

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2013 елда Универсиада үткәрергә җыенган Казанда, спорт һәм шушы уңайдан башка объектлар төзү максатында, Татарстан башкаласында әзерлек һәм төзелеш эшләре бара. Дөрес, алдан сайланган урын теге яки бу сәбәпләрдән кайчак ярашлы түгел дип табыла. Әйтик, Киров районындагы «Гривка» микрорайоны территориясендә стадион булачак дип кисеп ташлаган агачлар һәм куаклар юкка киселгән булып чыккан түгелме, чөнки анда стадион булмаячак. «Юкка түгел бер дә: ул урында «Шүрәле» тибындагы парк төзеләчәк, ягъни халыкның актив ял итү урыны итеп корылачак», - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында «Казан шәһәре чикләрендә Казансуның экологик торышы» темасына үткәрелгән брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хөснетдинов.

 Моннан тыш, шәһәр хакимияте вәкиле, Идел буе районына кергән Җиңү проспектында сафка бастырылачак дип көтелгән Универсиада авылын да Яңа Савин районында Гаврилов урамы тирәсенәрәк төзү мөмкинлеге дә юк түгел, әмма бу хакта әлегә өзеп кенә әйтү иртәрәк, территорияне өйрәнү буенча эш башланды, шушы мәсьәләгә нокта куелгач, якын арада хәбәр ителер, дию белән чикләнде. Хәер, футбол стадионы кебек үк, әлеге районның Казансу янында төзелә торган Су спорты төрләре сараен башта ук та Универсиада авылы белән бер территориядә салу күздә тотылганлыгы мәгълүм иде. «Һәрхәлдә, Универсиада өчен спорт объектларын 2002 елга төзеп бетерү планлаштырыла, быел исә «эшче» проектлар әзерләп бетерелергә тиеш», - дип аңлатты Э.Хөснетдинов.

Универсиада авылы исә 10 мең кешегә исәпләнгән һәм 30 мең гектар мәйдандагы торак комплексыннан гыйбарәт, бөтендөнья спорт уеннарыннан соң ул студентлар кампусы буларак кулланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot