news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Универсиада-2019 объектларын төзү өчен Хөкүмәт 7,7 млрд сум акча бүлеп биргән

Бу акчалар Универсиадага 10 спорт объектын төзү һәм реконструкцияләү өчен тотылачак.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 елда Красноярскта үтәчәк XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада объектларын төзү өчен 7,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарага кул куйган. Бу документ Хөкүмәт сайтында бастырылган, дип яза "РИА-Новости”.

Документның белешмә өлешендә 7768,9 миллион акча бүлеп бирелү турында белдерелгән. Шул исәптән 2017 елда - 5535,9 миллион сум, 2018 елда - 2233 миллион сум Универсиаданың 10 спорт объектын төзү һәм реконструкцияләү өчен тотылачак, дип хәбәр ителә.

2019 елда Универсиада Красноярскта булачак. Мондый дәрәҗәдәге кышкы ярышлар Россиядә беренче тапкыр үтә. Җәйге Универсиада исә 1973 елда - Мәскәүдә, 2013 елда Казанда узган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100